Гөлназ Нуриева – Сиңа / Татарча шигырь / Поэзия / Стихи на татарском
Мин башыңнан сыйпап йоклатырмын...
Йом да күзең
йөзенче кат оныт
бу дөньяның
бар икәнен,
кем өчендер
аның шундый
тар икәнен.
Онытасың килә,
ә чигәңдә чет-чет
хәтер җебең тибә;
йөрәктәге җөйләреңә
бүген янә тимә. Тимә!
Мин башыңнан сыйпап уятырмын...
Ач та күзең
тәүге кабат
бу дөньяны өйрән:
кояш җирән,
диңгез төбе тирән,
күктә – тилгән.
Син тилергән түгел,
син терелгән бүген!
Шатлыгыннан елый
иксез-чиксез күгең...
Син дөньяда янә тере бүген!
Шагыйрә – Гөлназ Нуриева
Оператор һәм монтаж остасы – Рафис Нуруллин
Тагын шундый видеолар күрәсең киләме? ЛАЙК куй!
Безнең каналда тиздән бик күп кызыклы видеолар көтелә, ЯЗЫЛЫРГА онытма!
2FAN:
Без социаль челтәрләрдә:
Telegram:
ВКонтакте:
TikTok:
Синең өчен кызыклы каналлар:
«TATFOOD»
«УрамДА!»
«Күңелле әлифба»
«Ялкын»
«Яңа дулкын»
«Бишле шоу»
«БуНиБу»
«СОРА-У»
«Булырга тиеш»
«Идел»
«СалаваTIK»
«Салават күпере»
«Сабантуй»
«Шаукым»
#tatmediajunior