Гөлназ Нуриева – Сиңа / Татарча шигырь / Поэзия / Стихи на татарском

Мин башыңнан сыйпап йоклатырмын... Йом да күзең йөзенче кат оныт бу дөньяның бар икәнен, кем өчендер аның шундый тар икәнен. Онытасың килә, ә чигәңдә чет-чет хәтер җебең тибә; йөрәктәге җөйләреңә бүген янә тимә. Тимә! Мин башыңнан сыйпап уятырмын... Ач та күзең тәүге кабат бу дөньяны өйрән: кояш җирән, диңгез төбе тирән, күктә – тилгән. Син тилергән түгел, син терелгән бүген! Шатлыгыннан елый иксез-чиксез күгең... Син дөньяда янә тере бүген! Шагыйрә – Гөлназ Нуриева Оператор һәм монтаж остасы – Рафис Нуруллин Тагын шундый видеолар күрәсең киләме? ЛАЙК куй! Безнең каналда тиздән бик күп кызыклы видеолар көтелә, ЯЗЫЛЫРГА онытма! 2FAN: Без социаль челтәрләрдә: Telegram: ВКонтакте: TikTok: Синең өчен кызыклы каналлар: «TATFOOD» «УрамДА!» «Күңелле әлифба» «Ялкын» «Яңа дулкын» «Бишле шоу» «БуНиБу» «СОРА-У» «Булырга тиеш» «Идел» «СалаваTIK» «Салават күпере» «Сабантуй» «Шаукым» #tatmediajunior
Back to Top