Моңhоуланма,әсәй.сл.Венер Фаттах.муз.Хайдара Дильмухаметова.
Яшьлегеңне сагынганда, әнкәй,
Утырасың гөлләр янына.
Гөлләр җырлый кебек, алар синең
Кушыладыр яшьлек моңына.
Кушымта:
Моңсуланма, әнкәй, җырла әле,
Яшьлек моңнарыңны кабатла.
Ә гөлләрең искә төшерерләр,
Туйда йөргән чакны пар атта.
Искә аласыңдыр балачакны,
Әткәң белән әнкәң кочагын.
Алар сиңа йөрәк утын биргән,
Дөрләсен дип тормыш учагың.
Гөлләреңә су сип әле, әнкәй,
Яшьлек төсең булып үссеннәр.
Гөлләр назы, әткәң, әнкәң моңы
Минем җырларыма күчсеннәр. Венер ФӘТТӘХ.