Шаян йыр. Венер Фаттах

БЕРТУКТАМЫЙ НАЗЛЫЙ Хыялларым белән генә, Мин бүген беръялгызым. Күз алдымнан һич җибәрмим Иң чибәр хыял кызын. Хыялларым бик сәер лә, Килә назга чумасы, Сөелергә теләвемнең Һич кенә юк чамасы. Төшләрем озын булса да, Назланып туялмамын, Бик куркам таң атканда дип Югалыр хыялларым. Хыялдагы кызым аңлый, Бертуктамыйча назлый. ...Ә уянсам, кочагымда Песи баласы мырлый. Венер ФӘТТАХ
Back to Top