Имамнар киңәшләште

Баулы шәһәрендә һәм авылларында барлыгы 16 мәчет бар. Алар барысы да бүгенге көндә сафта. Район имамнарының күчмә утырышы бу юлы Кызылъяр авылында узды. Җыелышта Марат хәзрәт Мәрданшин һәм район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин да катнашты. Чара районның имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов җитәкчелегендә үтте.
Back to Top