«Татар сүзе» III халыкара нәфис сүзтелевизион бәйгесенең гала-концерты

Халкыбызның иң мөһим мәдәни ел вакыйгасы - «ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең Гала-концерты! 28 март көнне «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең зур Гала-концерты узды. Конкурста 3200 кеше катнашып, татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләр комиссия хөкеменә шигърият, проза жанрлары буенча үзләренең бәйге эшләрен тәкъдим итте. Шуларның 30ы җиңүче исеменә лаек дип табылды. Әлеге бәйгедә катнашкан, кызыксындыру белдергән һәркемгә рәхмәт белдерәбез! Күбрәк мультфильмнар һәм тапшырулар безнең сайтта: | «ШАЯН ТВ»
Back to Top