Саба аграр көллиятендә белем бәйрәме

Райо­ныбызның махсус урта белем бирү уку йорты ике ай тынлыктан соң кабат җанланды. Быел көллиятнең I курсына укырга төрле төбәкләрдән 92 егет-кыз килгән. Алар дүрт ел дәвамында икътисадчы, техник-механик, төзүче белгечлеге алачак. Югары курс студентлары булачак һөнәрләрен ничек үзләштергәннәрен җәйге чорда кырларда, башка эш урыннарында күрсәткән. Хезмәтләре өчен егет-кызларга рәхмәт әйтеп күрше районнарның оешма җитәкчеләре дә чыгыш ясады. Тулырак:
Back to Top