2. Бәла-казалар гөнаһ сәбәпле. Сабырлыкка ирешү юллары || Раил хәзрәт Фәйзрахманов

Күп очракта кеше белән нинди дә булса авырлыклар, борчу-мәшәкатьләр була калса, ул: «Нигә минем белән мондый хәл булды соң әле, нигә шулай, нигә болай...», — дип сыкрана, зарлана. Күп кешеләр сагыш-борчу, авырлыкларның ни сәбәпле килгәнен аңламыйлар, белмиләр һәм шуның аркасында хәсрәт төбенә төшүләрен дәвам итәләр. Ә бит Аллаһтан һәм Аның илчесеннән (Аллаһның аңа салаватлары һәм сәламнәре булсын) хәбәр ителгән сүзләргә колак салса, ул шушы борчу-сагышын җиңеллеккә, күңел тынычлыгына әйләндерә алыр иде.
Back to Top