Легендар авылдашлар исемен мгелштергн зешчннр театры.

Тупач авылыннан бик күп танылган кешеләр чыкканнар. Шулар арасында Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар драма театры артистлары, Татарстан Республикасының атказанган артистлары бертуган Җиһангир белән Әхмадиша Җиһаншиннар да бар. Алар икесе дә тормышларын театрга биргән, үзешчән сәнгать сәхнәсеннән профессиональ дәрәҗәгә үскән шәхесләр. Тупачлылар үз авылларында оештырган үзешчән театрга, Җиһангир һәм Әхмәдиша Җиһаншиннар исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән, “Җиһан“ исеме биргәннәр.
Back to Top