Татарстан яңалыклары: Татарның йөзек кашы

Татарның йөзек кашы Чистай районында күренекле татар язучысы, публицист, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Гаяз Исхакиның вафатына 70 ел тулу уңаеннан түгәрәк өстәл утырышы оештырылды. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Чистай районы мөхтәсибәте – ислам үзәгендә, татар язучысы, публицист, журналист, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Гаяз Исхакыйның вафатына 70 ел тулу уңаеннан түгәрәк өстәл утырышы оештырылды. Чарада хәбәрчебез Фәннур Хәсәнов та булып кайтты. Сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, татар милли хәрәкәте җитәкчесе, язучы, драматург, нәшир, мөхәррир, журналист, публицист Гаяз Исхакыйның вафатына 70 ел тулу уңаеннан оештырылган Түгәрәк өстәлнең исеме «Яңарыш хәбәрчесе – заман һәм традицияләр» дип аталды һәм ул Чистай районының Яуширмә авылында башланып китте. Чарада Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендә бер төркем язучылар, җәмәгать эшлеклеләре, Чистай районы вәкилләре катнашты. Кунакларны авылның тарихи бинасында эшләп килүче тарихи-мемориаль һәм этнографик комплексы алдында каршы алдылар. Кызганыч, Яуширмәдә әдипнең әтисе Гыйләҗетдин хәзрәтнең йорты сакланмаган. Бу ике катлы бина 1870-80 елларда Сәйфетдин байның кибете итеп ачылган. Сәйфетдин байга Гаяз Исхакыйның бер туган сеңлесе Фәридәбану кияүгә чыга. Аның сеңлесе янына бирегә берничә мәртәбә килгәнлеге мәгълүм. Заманында шушы ике катлы бинаның беренче катында кибет, икенчесендә кунак бүлмәсе булган. Совет хөкүмәте вакытында биредә кибет халыкка хезмәт иткән. Музейда Гаяз Исхакыйның – авыл, Чистай, Казандагы татар укытучылар мәктәбендә укуы, андагы даирә турында бай мәгълүмат бар. Экспозицияләр әдипнең иҗтимагый сәяси эшчәнлеге, төрмә һәм сөргеннәрдә уздырган гомере, «Таң йолдызы», «Ил», «Сүз» газеталарын чыгаруы хакында сөйли. Әдипнең үзе исән вакытта басылып чыккан китаплары, фоторәсемнәре һәм шәхесенә, иҗатына бәйле документларның төп һәм күчермә нөсхәләре дә саклана. Шунда ук Г.Исхакыйның эш өстәле, шәхси әйберләре дә урын алган. Татар халкының йөзек кашы, горурлыгы булырдай әлеге тарихи-мемориаль һәм этнографик комплекс хәзерге көндә яңадан төзекләндерүгә, заманча үзгәртеп коруга мохтаҗ. «Чистай – татар дөньясына иң күренекле зыялы татар шәхесләрен тудырган бишек. Гаяз Исхакый үзенең бөтен аңлы гомерен милләт мәнфәгатьләрен кайгыртуга, аның иминлеге һәм якты киләчәге өчен көрәшүгә багышлаган шәхес. Милли идея нигезендә дөньяга сибелгән милләттәшләрен берләштерү белән үстерүне киләчәк буыннарга иң мөһим милли бурыч итеп калдыра. Бүгенге көндә аның эшләре, заманында әйтелгән фикерләре, сүзләре актуаль булып тора. Чараны Татарстан Язучылар берлеге, Татарстанның Чистай районы, Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы», «Чистай җирлекара үзәк китапханәсе Яуширмә авылы җирлеге җитәкчелеге белән берлектә оештырды. Фәннур Хәсәнов, Ирек Хәмидуллин Татарстан яңалыклары. Видео: «Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе (БДТРК ФДУП «Татарстан» ДТРК филиалы) – республиканың әйдәп баручы гаммәви мәгълүмат чарасы “Татарча тапшырулар“ ютуб сәхифәсеннән алынды.
Back to Top