Юлай Шамилоглы “Алтын Урда ни өчен юкка чыккан“

Висконсин һәм Казахстандагы Назарбаев университетлары профессоры, тюрколог, татар тарихы белгече Юлай Шамилоглы Алтын Урданың таркалуы Чума таякчыгы бактериясе белән бәйле дип саный. Бу хакта ул Кол Шәрифнең Ислам мәдәнияте музеенда үткән лекциясендә сөйләде. “2013 елда галимнәр Yersinia pestis - Чума таякчыгы бактериясен тикшерә һәм аның чума авыруын барлыкка китерүдә төп сәбәпче булуын ачыклый. Европада XIV-XV гасырларда халык саны өч тапкырга кимегән, кешеләр күпләп үлгән. Алтын Урданың таркалуы да нәкъ менә әлеге авыруның таралуына бәйле”, - ди галим. “Кыргызстанда Ыссык-күл территориясендә христиан төркиләренең яши торган төркеме була, 1339-1340 елларда алар яшәгән җирдә бик күп кабер ташлары куела, аннан со
Back to Top