Госпитальдә

Алар көн саен снаряд ярчыклары җыя һәм хәрбиләрнең гомере өчен көрәшә. Саннарга күз салыйк: 3 мең операция һәм бер генә үлем очрагы да булмаган. Татарстанның республика клиник хастаханәсе базасында хәрби госпиталь ачылды. Бирегә бөтен Россиядән һәм Россиягә кушылган территорияләрдән хәрбиләр китерелә. Пациентларга кыйммәтле операцияләр ясала һәм моның өчен бер тиен дә алынмый. Шул хакта тулырак Равил Мөэминов материалында.
Back to Top