«ЧИШМӘ КӨНЕ»

Кызганычка каршы байтак авылларда эчә торган чиста су проблемасы әле һаман да кискен булып кала. Авылларда мәктәпләр ябылып, яисә тимурчылык хәрәкәте һәм дәрестән соң оештырыла торган иҗтимагый эшләрнең туктатылуы да булган чишмәләрнең дә күмелеп калуына, югалуына китерде. Еллар буе челтерәп аккан чишмәләрне эзләп табу, аларны чистарту, төзекләндерү һәм авылда яшәүчеләрнең су чыганагына игътибарын арттыру, максатыннан Ульяновск өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы районнарда “Чишмә көне” уздыра башлады. Шундый чараларның берсе төбәкнең Иске Майна районы Иске Кызылсу авылында үтте. Теманы Рамис Сафин дәвам итә.
Back to Top