УКЫТУЧЫЛАР ОЧРАШУЫ

Узган тапшыруларыбызда без Ульяновск шәһәре мәчетләренең җирле татар автономияләре белән тыгыз элемтәдә булып дини һәм милли чараларны бергәләп уздырулары хакында сөйләгән идек. Рамазан ае барган көннәрдә ифтар алдыннан шәһәрнең “Мәдинә” мәчете район автономиясе белән берлектә Тимер юл районында эшләүче татар укытучылары белән очрашу уздырды. Анда сүз башлыча туган телне саклау, аны мәктәпләрдә укыту хакында барды. Ике оешманың үрнәк эшчәнлеге хакында Рамис Сафин бәян итә.
Back to Top