Ильшат Валеев & Ильфат Шаехов - Яшь гомер (Зиннур Гыйбадуллин көе Гөлшат Зәйнашева сүзләре)

Менә дуслар!!!! Татар моңын сагынып яшәүчеләр!!! Үзебезнең онытылмас ягъни онытырга ярамый торган җырларның берсе “Яшь гөмер”. Зиннур Гыйбадуллин көе Гөлшат Зәйнашева сүзләре. Дустым Илфат Шәехов белән бераз моңланып алдык, димәк ,бүгенге көн юкка үтмәде. Рәхәтләнеп тыңлагыз!!! Сезнең фикерләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне көтәбез , комментарийлар языгыз , тагын нинди җырларны безнең башкаруда ишетәсегез килер икән??? Яшь гомер бер узгач, Кайтмый ул яңадан. Тик минем яшьлек никтер кайтыр кебек; Яшьлектә сөйгән яр, Сагындым, килеп ал, Сине көтәм һаман, дип әйтер кебек. Юк, кайтмас яшь гомер, Калды ул еракта, Зәңгәр томан артында сагыш булып; Яшьли сөйгән яр да Ятка калды анда Әллә язмыш, әллә бер ялгыш булып. Ялгышны төзәтеп, Язмышны үзгәртеп Яшәсәң, яшьлек кире кайтыр кебек; Яшьлек бит күңелдә Иң матур җирендә Вакытлыча туктаган бер җыр кебек.
Back to Top