Нурания Биктимерова белән әңгәмә
Бүген Казанның Иске татар бистәсендә туып-үскән, аның тарихын барлаган, җан өрергә тырышкан Нурания Биктимерованың җеназасы уза. Иске татар бистәсенең тарихын өйрәнгән Нурания апа төрле чараларда актив катнаша иде. Ул бистәдә туган кеше буларак, яшьләргә тарихны сөйләп калдырырга тырыша иде.
Узган ел Азатлык аның белән әңгәмә корган иде. Ул Иске татар бистәсе матурланды, тәртипкә китерелде, әмма җансыз, рухы калмады дип сөйләгән. Ул әңгәмәне искә төшерик.