Аларның һөнәре ялгышларны кичерми...
“Янгын сүндерүченең һәркайсы герой, алар гомере буе сугышта, һәр минут саен алар үз гомерләрен куркыныч астына куялар”,- дип язган бөек рус язучысы Владимир Гиляровский. Әлеге хезмәткәрләргә карата моннан да дөресрәк сүзләр табу мөмкин дә түгел.
Утның барлыкка килгән чорыннан ук аның кешеләргә файда китерүеннән тыш, “дошман” булуы да билгеле. Янгынга каршы хезмәт булдыру турында патша Алексей Михайлович 1649 елның 30 апрелендә Указга кул куя. Әлбәттә, гасырларга сузылган тарихи еллар дәвамында норматив документларда да, янгын сүндерүчеләрнең эш шартларында да, атап әйткәндә, техника белән тәэмин ителештә күп нәрсә үзгәрә. Ләкин бер нәрсә шул килеш кала: күп еллар электәге кебек үк, бу өлкәдә бары тик кыю, батыр, тәвәккәл, фидакарь кешеләр генә эшли һәм бүген дә алар халыкның иминлеге сагында уяу хезмәт итүләрен дәвам итәләр.