Сораштыру: Казанда уртача хезмәт хакының 43 200 сум булуына ышанасызмы?
Татарстан хакимиятләре 2018 елның беренче яртысында республикада уртача хезмәт хакының 33 901 сум, Казанда 43 257 сум булуын хәбәр итте. Әмма Казан урамнарында Азатлык хәбәрчесе белән сөйләшкән кешеләр бу саннарга гаҗәпләнүен белдерде.