Казан сукбайлары: “Акчаның 70 процентын Мәскәү алып бара. Без урамда яшәр өчен эшләнә бу“

Казан сукбайларын атнага өч тапкыр ашата башладылар. Атнаның һәр сишәмбе, чәршәмбе һәм җомгасында Татарстан мөфтиятенең “Зәкәт“ фонды белән Казан хакимияте берлектә махсус микроавтобус белән килеп ярлыларга кайнар аш тарата. Бер көндә 100 кешелек азык. Аш, пылау, салат, тозлы кыяр, ипи һәм чәй бирәләр. Казан сукбайлары үзләренең шундый хәлгә төшүе Русия һәм Татарстанда алып барылган сәясәт белән бәйле дип саный. Узган җомгада монда ашарга 40лап кеше җыелды. Азатлык Казан сукбайлары белән аралашты.
Back to Top