“100дән артык бала татар телле бакчага чиратта тора иде“
Казанның тагын бер районында татарча тәрбия бирүче балалар бакчасы, “Сабыйлар“ үзәге ачылды. Ул тулысынча хосусый оешма, дәүләттән бер тиен дә алмый.
Үзәк җитәкчесе Ләйсән Солтанова сүзләренчә, мәркәзне ихтыяҗ зур булганга ачканнар. Бакчада ике юнәлеш эшләп килә: кыска вакытлы балалар бакчасы һәм аерым дәресләр. Аерым дәресләргә алты айдан алты яшькә кадәр балалар йөри ала. Биредә бишектән үстерү, тәүфыйкьле бала, инглиз теле, мәктәпкә әзерләү дәресләре бар.