Имамнан сорыйк #86

Самолетта очканда, яисә поездда барганда, намаз укырга ярыймы? Бу һәм башка сорауларга җавапны “Имамнан сорыйк“ тапшыруында Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе, Түбән Кама шәһәре казые, Татарстан мөфтиенең халыкара мөнәсәбәтләр эшчәнлеге буенча киңәшчесе Салих хәзрәт Ибраһимов бирә. 01:08 Самолетта очканда, яисә поездда барганда, намаз укырга ярыймы? 10:48 Мин төрле тортлар һәм десертлар пешерәм. Күптән түгел берничә бар хуҗасы миңа тортлар һәм башка десертлар бирүне сорады. Бу Ислмда рөхсәт ителәм? Мин эшләгән акча хәләл булмаска мөмкин дип борчылам. Кешенең барга десерт ашарга гына килмәве дә бар бит. Мисал өчен, хәмер кулланучылар мин пешергән десертны кулланып, хәмер эчәргә дә мөмкиннәр. 14:04 Без йорт хайваннары (сарыклар һәм тавыклар) үстерәбез, һәм моның өчен йорттан читтә сарай төзелгән. Аны без атна саен, һәрвакыт ике атнага бер бәвел һәм тизәк исен бетерү өчен юып торабыз. Без атна саен яки ике атнага бер юсак та, абзарда исләрнең күпмедер өлеше кала. Күршеләргә бу ошамады, шуңа күрә без тавыкларны суйдык. Сарыкларга тимәдек, чөнки урламасыннар өчен төнлә генә сарайга кертәбез. Гәрчә без атна саен яки ике атнага бер юып торсак та, абзардан килгән ис күршеләргә зыян китерү булмасмы? 21:12 Лазурит балдык кию турында нинди карар хөкем сөрә? Кайберәүләр бу ташта алтын һәм бакыр атомнары бар диләр, ләкин алар бик аз күләмдә булуы да билгеле. 23:33 Ясалма тырнаклар белән дога кылырга һәм гыйбадәт кылырга мөмкинме? Чөнки тырнааклар кальций җитмәү аркасында өзелә. 28:02 Әгәр кеше юл фаҗигасенә эләгеп, кулын яки аягын югалтса, бу тән өлеше белән нәрсә эшләргә? Аны юаргамы, мәет озату догасын укыргамы, җирләргәме? 29:14 Мин яшерен мөселман. Бервакыт әни ризык әзерләгән иде, ул анда бераз ит салды, ләкин ул хәләл түгел. Шуннан соң ул өстенә тутырылган яшелчәләр куйды һәм барысын бергә пешерде. Гаиләмә әйтәм, хәләл булмаган ит ашаудан саклану өчен, ит ярамый дип алдыйм. Бу ризыкта ит аста, ә яшелчәләр өстә. Мин яшелчәләрне ашый алмыйм, чөнки ит яшелчәләр белән кушылган. Әни миннән нигә ашамаганымны берничә тапкыр сорады һәм ул шикләнә башлады. Ул барысын да бик тиз сизә. Элек мин мондый очракларда мөмикн булганча ашамаска тырыштым, әмма хәзер шик уятмас өчен ашый башладым. Аннан соң тәүбә итәм һәм Аллаһының кичерүен сорыйм. Әниемнең шикләрен уятмас өчен, мин андый яшелчәләрне аз гына ашый аламмы? 34:55 Ир-ат Гомрәдә ихрамнан соң үз чәчен үзе ала аламы? Бу хатын-кызларга да кагыламы? ВКонтактедагы төркемебезгә язылыгыз ➡️ Телеграм каналларга кушылыгыз Сезне үзебезнең социаль челтәрләрдә күрергә шатбыз.
Back to Top