Туфан Миңнуллинга багышланган документаль фильм

2014 елның 24 апрелендә Казанның “Мир“ кинотеатрында татар драматургы, дәүләт эшлеклесе Туфан Миңнуллинга (1935-2012) багышланган “Туфан - Туфан инде ул“ дип исемләнгән документаль фильмның премьерасы тәкъдим ителә. ТР Мәдәният министрлыгы заказы буенча төшерелгән фильмның сценарий авторы -- Татарстанның халык шагыйре, ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев, режиссеры -- Татарстан Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Матуров.
Back to Top