Чувашиянең Урмай авылында эшләүче, танылган “Мишәр“ ансамбле иҗаты белән таныштырабыз
“Мишәр“ ансамбленең 40 еллык тарихы бар. Аның җитәкчесе Чувашия татарларының милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов. Ансамбльне Чувашия, Татарстанда гына түгел, ил күләмендә, чит илләрдә дә яхшы беләләр. Коллективта төрле буын вәкилләре чыгыш ясый. Балалар һәм яшьләр өчен “Тамчы“ ансамбле эшләп килә. “Мишәр“ ансамбле үз репертуарына борынгы җырлар, биюләрне кайтаруны максат итеп куйган. Бу эшне урмайлылар уңышлы гына башкарып килә. Видеоязманы карарга тәкъдим итәбез.