Әлмәт үзәк район хастаханәсе

Әлмәт үзәк район хастаханәсе авыруларга хезмәт күрсәтү шартларын яхшыртуны дәвам итә. Бүген икеләтә билгеләнештәге инфекцион бокслар белән кабул итү-диагностика бүлеге үз ишекләрен ачты. Бу төбәкнең медицина инфраструктурасын үстерүдә, шәһәр һәм аның тирәсендәге районнарда яшәүчеләргә сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүдә мөһим адым. Тантаналы ачуда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Back to Top