Айнур Баянов vs Айдар Галимов#Shorts

Дуслар, хәтерегездә булса, узган елның ноябрендә “Текә татар“ проектында Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов кунак булган иде. Әңгәмә барышында Уфа “Нур“ татар дәүләт театрында дөнья күрүче “Гөргөри кияүләре“ комедиясе турында да сүз кузгалды. Башкорстанның атказанган артисты Айнур Баяновның герое Бәчке Айдар Гани улына пародия күрсәтә. Видеоны карап, Айдар Галимовның бу спектакльгә, гомумән пародиягә карата мөнәсәбәтен белерсез😉 Әйткәндәй, репертуардан 2 ел элек төшеп калган спектакль тамашачыларның сораулары буенча сәхнәгә кире кайта! 9 февральдә “Нур“ театрының Зур залында Т. Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре“ музыкаль комедиясе уйналачак. Режиссеры - Абылхаер Сафиуллин, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
Back to Top