Сәләтле “Татар аш-су блогеры“ - Рәфилә / БЕЗ БУЛДЫРАБЫЗ

Төчегә өчпочмак рецептын көттегезме? Бик тырышып видеолар төшергән өчен бер лайк куй әле яме! Аудиосын арт бакчага чыгып яздырдым, матур кош тавышлары керде, игътибар белән тыңлагыз яме! Релакс!!! Төчегә өчпочмак Камыр өчен: 2 йомырка, 1 ч.к. тоз, 1/4 чәй калагы чәй содасы, 3 аш кашыгы майонез, 0,5 л. кефир, он. Барлык ингридиентларны кушып уртача тыгызлыктагы камыр басарга, артык йомшак һәм артык каты да булмасын. Камырны, өстен каплап, ярты сәгать җылымса урында тотарга. Эчлеге: 0,5 кило ит (минеке - фарш), 0,5кило бәрәңге, 2 баш зур суган, тоз-борыч. Камырны өлешләргә бүлеп, тугәрәкләр җәяргә, уртасына эчлекне куеп, өчпочмаклар ясарга. Майлы табаларга тезеп, 200 градуслы мичтә 40-45 минут пешерергә. Тәмле булсын! . #рафиляшамсутдиноварецепт #безбулдырабыз #сәләтлетатарлар
Back to Top