Шыгырданга «Шәкертләр бәйрәме»нә бардым! Балалар белән мөнәҗәт җырлап кайттым! #татары

Чуашстанның Шыгырдан авылында Республика күләм шәкертләр бәйрәме узды. Бу чара 21 нче тапкыр оештырыла. Бәйрәмгә Рәсәй регионнарыннан күпсанлы балалар килә. Алар Корьән уку, азан кычкыру, мөнәҗәт әйтү ярышларында катнашып, кыйммәтле бүләкләргә лаек булалар. Быелгы чара Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте оешуның 30 еллыгы уңаеннан уздырылды.
Back to Top