Илшат Әминовның Сәкинә Шәймиева турындагы “Четыре года времени Сакины“ фильмы

Сәкинә Шәймиева – татар хатыннарына гына хас булганча, һәрвакыт иренең күләгәсендә яшәде. Без аны Татарстан Президентының беренче хатыны, ышанычлы тылы буларак беләбез. ТНВ каналы генераль директоры Илшат Әминов 2009 елда Сәкинә Шакир кызы Шәймиева турында “Сәкинәнең 4 ел фасылы“ (Четыре времени года Сакины) документаль фильмын төшергән иде. Анда Сәкинә ханым үзе дә катнаша. “Интертат“ шушы фильмда әйтелгән кызыклы фикерләрне барлады. Сәкинә Шәймиеваның әти-әнисе Питрәч районы Күн авылыннан 1931 елда Күн авылында коллективлаштыру чоры тәмамлана. Менә шул вакытта кул астында аты булып, үз хезмәте белән көн күреп яшәүчеләргә дә чират җитә. Ахуновлар гаиләсе кулак дип табыла. Сәкинәнең әтисе Шакирҗан белән әнисе Гөлсем, төнлә, яңа туган балалары Мөбәрәкҗанны алып, авылдагы өйләрен һәм берәмтекләп тергезгән хуҗалыкларын калдырып, Казанга күченеп китәләр. Бу хакта тулырак:
Back to Top