Литературный вечер “Не вся жизнь - война“. Илназ Вәлиуллин - “Төрмәдә төш“
Литературный вечер , посвящённый Мусе Джалилю. “Не вся жизнь - война“
Выступление Илназа Вәлиуллина - “Төрмәдә төш“. Мусаҗ Җәлил.
Төштә миңа нәни кызым килде,
Чәчләремне сыйпап тарады.
—Ай-һай, әти, озак йөрдең, - диеп,
Күзләремә сөеп карады.
Мин кызымны кыстым күкрәгемә,
Шатлыгымнан шашып, исереп.
Шунда сиздем нинди көчлелеген
Мәхәббәт һәм сагыш хисенең.
Чыгып киттек шуннан без болынга,
Гизеп йөрдек чәчәк диңгезен.
Нинди татлы — яшәү, көчле — сөю!
Нинди якты, иркен — җир йөзе!..
Мин уяндым. Урным