“Кышкы кичләр

Татар китабы йорты концертлар циклын дәвам итә. 27 гыйнварда “Кышкы кичләр“ концерты Салих Сәйдәшев белән Мансур Мозаффаров иҗатына багышланачак. Сәйдәшев белән Мозаффаров балачактан дус булалар, гомер дәвамында бер-берсенә ихтирамлы мөнәсәбәт, иҗади бергәлекне саклап калалар. Әмма сере бу гына да түгел. Сере – алар икесе дә Шәриф Камал дуслары да булалар. Бу өйдә Сәйдәш белән Мозаффаров моңнары яңгыраган, эзләре сакланып калган. Бу моңнарны кабат яңартыйк... 27 гыйнвар. 18:00. Керү ирекле. @tatar
Back to Top