Бөгелмә командасы ГТО ярышларында җиңде

Бу масштаблы вакыйга чираттагы тапкыр Татарстанның көньяк-көнчыгышында яшәүче сәламәт тормыш рәвеше алып баручыларны, физкультура һәм спорт сөючеләрне берләштерде. Биш район жюри хөкеменә үз командаларын тәкъдим итте. Нәтиҗәләр, бәяләүнең 100 очколы таблицасы нигезендә, спорт программасының барлык төрләрендә җыелган очколарның иң зур суммасы буенча ясалды. Команда зачеты ГТО комплексының үз яшь баскычларында барлык катнашучылар тарафыннан шәхси зачетта җыелган очколар суммасы буенча билгеләнде.
Back to Top