Яңа ФАП төзелә - 12 май 2023 ел

Баулы районыннан иң ерак авылларның берсе - Хансевәр авылында “Сәламәтлек саклау” милли проектының “Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү” региональ проекты кысаларында модульле фельдшер-акушерлык пунктының яңа бинасы төзелә башлады. Баулы районында әлеге прогарамма буенча бу ундүртенче фельдшер-акушерлык пункты. Чираттагысы ел азагында ишекләрен ачар дип көтелә.
Back to Top