Стихотворение Якуповой Гульназ “Туган телем“, рассказывает автор
Гөлназ Якупова #олюбвинародномязыке
“Туган телем“
Татар телем-үрмә гөлем.
Әнкәм чәчкән орлыгын.
Шиңмәсен дип, саклап яшим,
Син минем горурлыгым.
Синең белән уянам мин,
Синең белән көн күрәм.
Көйгә салып көйлим сине,
Һәр сүзеңә җан өрәм.
Ничек инде яратмыйсың?!
Нәселемнең теле бит!
Бездән соң да килгән буын
Итмәсен сине ят - чит.
Телне белү, телне сөю
Гаиләдән башлана.
Ата-ана саклап калса,
Тел балада саклана.
Әти-әни биргән телне
Саклап яшим бүген дә.
Балаларым да сөйләшә
Саф татар - үз телендә.
Туган илем - Татарстан.
Татар иле. Исеме
Җисеменә туры килә.
Кем биргәндер исемен?
Мин-татар, дип әйтү җитми,
Әгәр телең белмәсәң.
Башка телгә кушып аны,
Ватып-бозып сөйләсәң.
Юкка чыгару ансат ул,
Булганын саклау кирәк.
Үз телендә сөйләүчеләр
Кими баралар, сирәк...
Алар сафына басмыйча
Атларга язсын әле!
Мин - татар, дип горурланып,
Яшәргә язсын әле!