Зөфәр абый Хәйретдинов белән шәп кенә әңгәмә кордык. Салават абый әйтмешли, композитор-ботаник. Җырларында чия, абага... 🍒

Зөфәр абый Хәйретдинов белән шәп кенә әңгәмә кордык. Салават абый әйтмешли, композитор-ботаник. Җырларында чия, абага... 🍒 Әңгәмәнең бер өлеше: – Зөһрә ханым белән бергә тормыш итүегезгә быел 40 ел була икән. Бәхетле гаилә коруның серләре нәрсәдә? – Җырчы тормышы һәрвакыт кеше күз алдында. Гастрольләргә күп йөрергә туры килде. Тамашачылар да сиңа сокланып карый. Өйләнсәм дә, тиз гашыйк була торган холкым үзгәрмәде. Чибәр кызлар күргәч, күзләрдә ут кабынгалады. Күз төшкәннәр булды инде. Зөһрә барысын белсә дә, сабыр итте. Мин дә андый мөнәсәбәтләрне тирәнгә җибәрмәдем. Тормыш иптәшемне дөрес сайлаганым икән. Вакыт узу белән мәхәббәт тә үзгәрә. Хатының иң якын дустыңа әйләнә. Хәләлеңә карата хөрмәт арта. Зөһрә табиб булып эшләгәч, гастрольләрдә йөргәндә балаларым өчен күңелем тыныч булды. Без 20 елдан артык үз йортыбыз белән торабыз. Хәләлем авыл кызы булмаса да, җирдә эшләүнең тәртибен белә. Яхшы сыйфатларын санап бетерерлек түгел. Шәһри Казан
Back to Top