Уфтанма-шоу 2017 Ермекеево 25 лет песни
Халык җырына әйләнгән Уфтанма җырының язылу тарихы бик кызык булды. Озак еллар мәдәният өлкәсендә эшләгән, безне дә хәм тагы купләрне эшләргә , яшәргә өйрәткән, бөтен район халкы ихтирам иткән , районда беренче Башкортостаннын атказанган мәдәният хезмәткәре булып танылган Шакирә апа Варисованын 50 яшлек юбилеена багышланган иҗад кичәсенә әзерләнгән чакны, җырның авторы Рәис Ханнанов искә төшерә:
- Кичәгә бер көн калды, ә кичәнең азагына, нокта куерлык җыр юк. Төшке ашка кадәр репетиция булды да, катнашучылар ял итәргә киттеләр. Шул вакыт сәхнәдә йөргәндә кинәт үзеннән-үзе башка сүзләр, аннары ул сузләргә көй туып җыр барлыкка килде. Ул җыр – Уфтанма иде. Кулыма баян алып жырларга утырдым – ашаулар онытылды. Ничә тапкыр жырлаганмындыр, белмим, инде төшке аштан килгән катнашучылар да кушылды. Шулай итеп, хор белән Уфтанма җырын жырлап юбилей кичәсен башлап, Уфтанма белән тәмамладык.