Актанышта Минтимер Шәрип улы Шәймиев Кубогына республика күләм көрәш ярышлары уза

Турнирны тантаналы ачу вакытында Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, татар-башкорт милли спорт көрәше буенча ТР Федерациясе башкарма диреторы Равил Хайруллин, ярышларның башка мактаулы кунаклары катнаштылар. Чарада хезмәтләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән остазлар һәм көрәшчеләр Татарстан көрәш федерациясенең Рәхмәт хатларына ия булдылар. Ярышта Татарстаннан, Оренбург өлкәсеннән 48 командада 400 дән артык яшь батыр катнаша. 2 көн дәвамында алар үзләре арасыннан 10 үлчәү категориясендә иң көчле көрәшчене ачыклаячаклар
Back to Top