Эльмира Сөләйманова «Бәхетле булырга миңа язмагандыр»
Бәхетле булырга миңа язмагандыр,
Язмагандыр сөеп, чынлап сөелу.
Саф мәхәббәтемне түреңә салсам да,
Никтер кире кайта бары үкенү.
Тыялмыйм өзгәләнгән йөрәгемне,
Сине яратып һич туялмаган.
Бәхетсез булыр дип Ходай яраткандыр,
Бәхетле булырга миңа язмаган...
Поддержка канала принимаем средства Заранее благодарим!