Тарихчы Илнур Миргалиев Алтын Урданың Нурачат (Нуриҗан) шәһәре турында сөйли

Пенза өлкәсе Наровчат районында Алтын Урданың Нурачат (Нуриҗан) шәһәре булган. Бу урыннан Алтын Урда чорына караган көнкүреш әйберләр, акчалар, кирпеч ватыклары табыла. Биредә узган гасырда археологик тикшеренүләр үткәрелсә дә, шәһәр урыны тиешенчә өйрәнелмәгән. Өйрәнгән очракта, монда яңа тарихи ачышлар булачак. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев Нурачат шәһәре турында сөйли #Золотая Орда# Наровча
Back to Top