Чистай керәшеннәре

2017 елда Чистай шәһәренең Мәдәни-күңел ачу үзәгендә “Багалмам” керәшен фольклор ансамбле оеша. Ансамбльга нигез салучы, башлап йөрүчесе, иң беренче җитәкчесе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Вячеслав Митрофанов була. Карендәшебезнең фаҗигале вафатыннан соң ансамбль белән бүгенгәчә Гобәйдуллин Рифгать Җәүдәт улы җитәкчелек итә. Ансамбль кыска гына вакыт эчендә район һәм республикакүләм күп чараларда катнашырга өлгерәләр. 2018 елда «АЛТЫН МАЙДАН-Крым-2018» халыкара инклюзив фольклор фестиваль-бәйгесендә (Кырым) катнашып җиде (!) 1 урын һәм бер 3 урын яулыйлар.
Back to Top