Мин яшәмим кеше гомерләрен
Мин яшәмим кеше гомерләрен,
Минем тормыш-минем язмышым.
Мин курыкмыйм, гайбәт сөйләүчеләр
Санаса да һәрбер ялгышым.
Ялгышсам да,болар-минем ялгыш,
Кеше хөкеменә тапшырмыйм.
Икейөзле булып,чын булмышым
Матур битлекләргә качырмыйм.
Ап-ак биткә язам үз язмышым,
Сызам,бозам,кабат төзәтәм.
Кешеләргә ярыйм диеп түгел,
Үзем теләгәнчә үзгәртәм.
Горурланып йөрмим,бер гөнаһсыз
Фәрештәгә тиңләп үземне.
Саксыз кылган хата-ялгышларым
Бу дөньяга ачты күземне.
Атлап барам гомер юлы буйлап,
Кирәксенмим юлдаш,дусларны.
Бер Ходайдан сорыйм-хәерледән
Кылсын диеп барыр юлларны.
©Алсу Гаязетдинова
Шигырьне @alfiyazabbarova укыды
#шигырьЧистай
#тугантел
#Әдәбимарафон