Алиев: “Төрки дөньяның чикләре күпкә киңрәк“

Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев төрки дәүләтләр оешмасы җыененда көтелмәгән белдерү ясады. — Төрки дөнья бәйсез дәүләтләрдән генә тормый. Аның чикләре күпкә киңрәк. Төрки дәүләтләр оешмасы чикләреннән читтә яшәүче кардәшләребезнең дә иминлеген, милли йөзен, аларны ассимиляциядән саклау кебек мәсьәләләрне дә күтәрергә вакыт җитте, — диде ул. Ничек уйлыйсыз, сүз татарлар белән башкортлар турында да бара микән? Белешмә: Төрки дәүләтләр оешмасына 5 ил керә: Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Төркия һәм Үзбәкстан.
Back to Top