“Әлиф“ спектакле “Алтын битлек“ алды
“Әлиф“ дип аталган хореографик тамаша Русиянең “Алтын битлек“ бүләгенә лаек булды. Төп рольне башкаручы Нурбәк Батулла бәйгенең “балет-заманча бию“ төрендә җиңде.
Бүләкләү тантанасында Нурбәк татарча чыгыш ясап “Рәхмәт әти-әниемә, рәхмәт укытучыларыма. Бу җиңүне бөек татар халкына багышлыйм“, диде.
“Әлиф“ татар язуының катлаулы язмышын тасвирлый. Хәрәкәт һәм ком ярдәмендә Нурбәк югалган татар хәрефләрен күрсәтә. Шуның аркылы татарның фаҗигале тарихын тасвирлый.