Мәңгелек дан!

#моиБизяки #хәтерхәтирә #китапханәчеязмасы 1941 елның 22 июнь иртәсе, якшәмбе көн. Иртәнге сәгать 4 тә фашистлар Германиясе бернинди кисәтүләрсез туган илебез Советлар Союзына бәреп керә. Безгә сугыш башланганчы фашистлар инде Австрия, Чехословакия, Польша, Францияне һәм Европаның башка илләрен басып алган булалар. Бу илләрнең промышленносте инде фашистларга эшли. Шуңа күрә, алар Мәскәүне 3-4 ай эчендә алып, Октябрь бәйрәме көннәрендә башкалабызда хәрби парад үткәрү турында хыялланалар. Барлык совет халкы фашист илбасарларына каршы бердәм булып сугышка күтәрелә. Бөек Ватан сугышы – кешелек тарихында иң каты, иң газаплы сугыш башланып китә. Сугыш башлану турындагы хәбәрне Левитан радио аша игълан итә.
Back to Top