«Бер-беребезгә якынрак булыйк». Корбан гаете

Яңа чыгаралыш - Корбан гаетенә багышлана. Мөселманнарның иң зур бәйрәме Түбән Камада зурлап узды. Беренче көнне – дин кардәшләр бер сафка басып намаз укыдылар, корбан чалдылар. «Гаилә» паркында күңел ачу чаралары оештырылды. Икенче көнне - гыйбадәт йортына физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләр чакырылды. Алар өчен бәйрәм табыны әзерләделәр. Все программы НТР 24:
Back to Top