27. ЭФСЕН-ТЕФСЕН, ХОРАФАТЛАР

ӘФСЕН-ТӨФСЕН, ХОРАФАТЛӘР... Әфсен-төфсен, хорафатләр, ырымнар һәм шырымнар Кара мәче, буш чиләкләр һәм чатлы баганалар Тәңкә капкан җиз бакалар: имеш, аны баета! Менә шулай татар халкым Аллаһка ширек ката. Машинасында, өйендә, муенында бөтиләр. Күп кешеләр шуның белән йөрәкләрен бәйлиләр. Аллаһ саклый, бөти түгел! Ник моны аңламыйсыз?! Акылны, бераз булса да, ник җигеп карамыйсыз?! Утка атсаң, янып бетә, китереп суксаң - тарала. Үзен саклый алмаганны, синеме саклый ала?.. Ул бөтине суга салсаң, агып китәр йә батыр: Үзен саклый алмаганны, ничек сине коткарыр?.. Тәүфыйк мәчете кырында чатлы багана тора. Уртасыннан беркем үтми, барысы читтән ора. Кырдан үтә сазга батып, бераз гына уйланмый (акыллы кеше бит чатлы баганадан курыкмый). Кара мәче юлга чыкса, үрә тора чәчләре! Мондый нәрсәне күргәчтен кайнап чыга миләре: Артка чигеп, бүтән юлдан әйләнеп урап бара, Артыннан мескен мәче дә, аптырап, карап кала.. Утка атсаң, янып бетә, китереп суксаң - тарала. Үзен саклый алмаганны, синеме саклый ала?.. Ул бөтине
Back to Top