60. БӘХЕТЛЕ БУЛ!

БӘХЕТЛЕ БУЛ! Беркем главага кергәндә ертык штан белән керми, Тузып беткән, начар исле күлмәкләрен дә кими. Әмма, кемдер Галәмнәрнең Раббысы каршысына Чиста, пөхтә, матур кием кияргә авырсына! Намазга килер алдыннан тәһарәтләр алыгыз! Чәч-сакалларны тарагыз, тешләрне чистартыгыз! Аллаһ биргән киемнәрне “Бисмилләһ” дип киегез! Раббым риза булсын диеп, хушбуйларын сибегез! Мөэмин – йөзек кашы кебек, ул – баллы татлы җимеш, Мәчеттә дә, урамда да, үрнәк булырга тиеш! Сезгә карап бәя бирә Ислам диненә халык, Мөэминнәр, бозык булмагыз, – башыннан чери балык. Раббым биргән әманәтне чәчми-түкми таратыйк, Нәрсә генә эшләсәк тә, һәрчакта бердәм булыйк! Гыйлем алганда – хирыслык, изгелектә – дәвамлык, Дәгъват кылганда да кирәк белем, хикмәт, сабырлык. Уку ел башы җитте, җиңне ныклап сызганыйк,– Пәйгамбәрнең  мирасына урт теш белән ябышыйк! Берәүләр мәчеткә килсә дини гыйлем алырга,– Хаҗ кылган әҗер-саваплар язылыр андыйларга! Ачык ишекләре белән мәчетләребез көтә, Мөгәллимнәр армый-тал
Back to Top