Дөньяның төрле җирләрендә яшәүче татарның профессиональ җырчылары “Казан кичләре“ җырын башкара

Бөтендөнья татар конгрессының “Дөнья“ студиясе Республика көненә бүләк итеп флешмоб әзерләде. Анда төрле илләрдә яшәүче татар профессиональ җырчылары “Казан кичләре“ җырын (Х. Туфан сүзләре, С.Садыйкова көе) башкара. Безнең белән хезмәттәшлек иткән артистларыбызга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Яраткан Казаныбызга чын күңелдән!!! Музыкаль флешмобны әзерләделәр: режиссер - Энҗе Шәйхетдинова, оператор - Рамил Рәхимҗанов, монтаж - Энҗе Шәйхетдинова, Рамил Рәхимҗанов. Проект җитәкчесе - Гөлназ Шәйхи.
Back to Top