«ТАТАР ЕГЕТЕ-2024»

Укытучы, табиб, эшмәкәр, китапханәче, агроном һәм тренер.... Бу Ульяновскида узган “Татар егете” өлкә бәйгесендә кайбер катнашучыларның төп һөнәрләре. Егетләр белгечлекләре буенча төрле эштә хезмәт итсәләр дә, аларны татар мәдәният Үзәге бер мәйданга җыйды. Бу көнне өлкәнең берничә районынннан килгән егетләр тапкырлыкта, җитезлектә көч сынаштылар, иҗади сәләтләрен күрсәттеләр, белемнәрен тикшерделәр... Бәйгенең барышы һәм катнашучылары хакында сүз хәбәрчебез Рамис Сафин репортажында.
Back to Top