ФЛЕРА СӨЛӘЙМАНОВА ИСТӘЛЕГЕНӘ
Агымдагы елны Бөтендөнья татар конгрессы “Шәхесләр елы” дип игълан иткән иде. Аның кысаларында Татарстанда гына түгел, кан-кардәшләребез яши торган байтак төбәкләрдә милләт тарихында якты эз калдырган шәхесләр турында китаплар чыгарылды, истәлек такталары куелды, бюстлар ачылды, фәнни-гамәли конференцияләр узды.
Ә Ульяновск татар мәдәният Үзәге исә халкыбызның танылган сәнгать осталары хакында әдәби-музыкаль кичәләр, искә алу чаралары, очрашулар үткәрде. Ел дәвамында шундый җыр-моңга бай кичәләр Татарстанның халык артистлары Хәния Фәрхи белән Әлфия Афзалова багышланган булса, чираттагысы халкыбызның сөекле җырчысы Флера Сөләйманова истәлегенә иде. Ульяновскидагы яңа башлангычның кайбер мизгелләре Рамис Сафин репортажында.