ӘДӘБИ СУД / «Каһвәчеләр эше» / Писатели о кофе / Литературный Суд
Татарстан Әдәби Суды гадәти булмаган эшне тикшерде: бер төркем яшь иҗатчыларның... каһвә темасына язылган әсәрләре җавапка тартылды. Хөкемгә җәлеп ителгән авторлар арасында Айгөл Абдрахманова («Син – каһвә» хикәясе), Алинә Хәбибуллина («Ристретто» хикәясе), Ләйлә Фаяз («...үпкәләдем сиңа» шигыре), Эльвина Миңнуллиналар («Каһвәле синле мин» хикәясе) бар.
«Каһвәчеләр эше» – «Идел» журналы һәм ТР Язучылар берлеге каршында оештырылган Татарстан Әдәби Судының 2022 елгы беренче күләмле эше!
Мәхкәмәдә казый вазифаларын мәшһүр аксакал, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла башкарды. Гаепләүче – моңарчы узган мәхкәмә утырышларында күп кенә яшь язучылар иҗатын энә күзеннән үткәргән тәҗрибәле галимә, язучы, шагыйрә Рифә Рахман. Яклаучы – яшьләр иҗатына хәерхаһлы язучы Ландыш Әбүдәрова. Язучы һәм шагыйрь Ләбиб Лерон – гаепләү ягыннан, язучы-журналист Рәмис Латыйпов яклау ягыннан шаһит буларак чыгыш ясады.
Татарстан Әдәби Суды нинди хөкем карары чыгарды? Гаепләнүчеләр моңа разыймы? Суд утырышын карыйбыз.
P.S. Д